Пост канала
- фото
Бүген - 20 октябрь Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Пешекче һөнәре - зур осталык, түземлек һәм көч таләп итә торган хезмәт. Пешекче апаларның телне йотарлык тәмле ашлары, күңел җылысы салып әзерләгән ризыклары тукландыра да, матурлыклары, пөхтәлекләре белән күзләрне иркәли, табыннарны бизи. Яраткан пешекче апаларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен.
Открыть в MAX- Просмотры
- 359
- ER
- 5,6%
- Реакции
- 20