Перейти к содержимому

Пост канала

Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
  1. видео

    Мөслим гимназиясенең Алдынгылар хәрәкәте активистлары  тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Шәрифуллина Равилә Флүн кызы белән берлектә "Күбәләк" балалар бакчасына кунакка килделәр. Алар кечкенә дуслары өчен әтиләр көненә бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс барышында Алдынгылар хәрәкәте белән тагын да тирәнрәк таныштылар, бергәләп флешмоб та биеделәр. Әлеге чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән беррәттән, әтиләргә карата хөрмәт һәм ярату хисләрен дә ныгытты. Мондый очрашуларның тәрбияви роле гаять зур. "Күбәләк" балалар бакчасы нәниләре өчен бу өлкән абый-апалардан яхшы үрнәк алу мөмкинлеге булса, Мөслим гимназиясе укучылары өчен бу — җаваплылык, лидерлык һәм кечкенәләргә карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү дәресе булды.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    276
    ER
    1,4%
    Реакции
    4