Перейти к содержимому

Пост канала

Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
  1. фото

    8«В» сыйныфында истәлекле һәм җылы чара узды. Әтиләр көне уңаеннан оештырылган «Әти сүзе — күңелнең күзе» исемле очрашуга укучыбыз Данилның әтисе Фердинанд әфәнде чакырылды. Очрашу бик эчтәлекле һәм дустанә рухта үтте. Фердинанд Фирдависович балаларга үзенең тормыш тәҗрибәсе, һөнәре һәм әти кешенең гаиләдәге роле турында бик кызыклы итеп сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мондый очрашулар балаларда әтиләргә карата хөрмәт хисе тәрбияли.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    196
    ER
    2,6%
    Реакции
    5