Пост канала
- фото
Әтиләр көне уңаеннан, гимназиядә “Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар” исеме астында очрашулар – “Тормыш дәресләре” үткәрелде. Очрашуларга хәрби эшчәнлек белән бәйле һөнәр ияләре булган, армия сафларында хезмәт иткән әтиләр чакырылды. Әлеге очрашуларның максаты- укучыларга гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, патриотизм хисләре тәрбияләү, әлеге юнәлеш буенча профориентацион эшчәнлек оештыру - хәрби һөнәрләрне популярлаштыру. Дәресләр барышында “Гаилә”, “Ватан”, “җаваплылык”, “Ватанга тугрылык” төшенчәләренә басым ясалды, укучыларга хәрби форма, хәрби күнекмәләр белән танышырга мөмкинлек тудырылды. Балалар шулай ук хәрби хезмәт, хәрби бурыч белән кызыклы тарихлар белән таныша алдылар, күп сорауларына җаваплар таптылар. Әлеге очрашулар укучылар күңелендә матур, җылы хисләр уятты – Әтиләрнең мәктәпкә килүләре үзе бер бәйрәм булды! Әтиләребезне якынлашып килүче Әтиләр көне белән тәбрик итэбез!Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, бетмәс – төкәнмәс энергия, матур киләчәк телибез. Илебез тыныч, күгебез аяз, сез – әтиләребез безнен таянычыбыз, саклаучыларыбыз булсагыз иде! 9 нчы а сыйныфы укучылары Вахитов Искәндәрнең әтисе - Россия Эчке Эшләр министрлыгының Мөслим бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Вахитов Айрат Рөстәм улы белән очраштылар. Сыйныф җитәкчесе – Ямалова Г. Ф. #ДеньОтцаМуслюмово2026 Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
Открыть в MAX- Просмотры
- 274
- ER
- 1,5%
- Реакции
- 4