Перейти к содержимому

Пост канала

Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
  1. фото

    "Милләтләр кроссы-2026" “Милләтләр кроссы” илнең 85 төбәгендә уза. Ел саен йөгерүдә мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр 1,5 миллионга кадәр кеше катнаша. Россия халыклары бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында бүген Мөслимдә мөһим спорт вакыйгасы – “Милләтләр кроссы” бөтенроссия йөгерү көне булды. Әлеге чараны район башлыгы Альберт Хуҗин да игътибарсыз калдырмады һәм актив тормышны сөючеләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде. Быел кросста профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә катнашты. Алар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар иде. Һәр катнашучы үзенең спорт казанышларын күрсәтергә генә түгел, ә команда рухын ныгытырга да омтылды. Гимназиябезнең 4в сыйныфы укучысы Минеев Румиль кросста катнашып лаеклы 1 урынны яулады! Яшь спорт сөючебезне җиңүе белән тәбрик итәбез һәм алда да зур уңышлар теләп калабыз. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    365
    ER
    2,7%
    Реакции
    10