Перейти к содержимому

Пост канала

МБОУ "Гимназия 20 имени Абдуллы Алиша" Советского района, г.Казани
  1. Бүген 15.09 - каһарман-язучы, әкиятче, шагыйрь, җәлилче Абдулла Алишның 118-еллык туган көне уңаеннан Алиш бюсты янында тантаналы митинг узды. Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Язучылар берлеге әгъзасы Раил Гатауллин, А. Алиш премиясе лауреаты Нурия Сәйяр катнаштылар. Бу чарада, Гимназия боерыгы нигезендә, Абдулла Алиш премиясе 11 нче сыйныф укучысы Ранил Фәйзуллинга бирелде. Шулай ук Камил Әсхәт улы ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын һәм Г. Тукайның 140-еллык юбилее медальләрен директорыбыз Рәхимә Минвәли кызы Арслановага,гимназиянең директор урынбасары Эльмира Мингазиз кызы Фәрхетдиновага һәм Гимназиянең иң яхшы укучысы Ранил Фәйзуллинга тапшырды. Чарада шулай ук 235 нче бакча балалары һәм тәрбиячеләр катнашты

    Открыть в MAX
    Просмотры
    448
    ER
    —
    Реакции
    —