Пост канала
- видео
🎉«Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясе турында «Москва 24» телеканалында зур репортаж дөнья күрде! 📺 Күптән түгел Мәскәү мэры Сергей Собянинның Яр Чаллыга эш сәфәре кысаларында безнең гимназиядә булуы һәм «Мәскәү электрон мәктәбе» (МЭШ) системасын кертүгә зур игътибар бирелүе турында хәбәр иткән идек. Әлеге вакыйгага «Москва 24» каналы да битараф калмаган һәм мәктәбебездәге уку-укыту процессын, заманча технологияләрне куллануны киң яктырткан. Бу репортаж — «Адымнар-Чаллы» гимназиясенең илебез мәгариф системасы үсешенә керткән өлешен һәм заманча белем бирүдәге алдынгы ролен тагын бер кат раслый. Безнең гимназия Россиянең төрле төбәкләрендәге мәктәпләр өчен үрнәк булып тора! Әлеге репортажны карап, сез үзебезнең гимназия тормышы, укучылар һәм укытучыларның уңышлары турында тулырак мәгълүмат ала алырсыз. Бу - зур горурлык! 🚀
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 181
- ER
- 4,1%
- Реакции
- 49