Пост канала
- фото
Бүген Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясендә «Татар кызы», «Татар егете» конкурсының район этабы үтте. Бу бәйге шәһәребездә үткәрелеп килүче һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, милли мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән мөһим чараларның берсе. Әлеге җанлы бәйгедә безнең гимназия данын 10нчы сыйныф укучысы Мәдинә һәм 11 сыйныфтан Рифнур якладылар. Алар конкурсның барлык этапларын — үз-үзләрен тәкъдим итүдән алып, милли йолаларны күрсәтү буенча биремнәрне уңышлы үттеләр һәм 2 нче урынны алдылар. Бу зур казаныш һәм аларның тырышлыгына лаек бүләк! Әлеге бәйгенең югары күрсәткече укытучыларыбызның да, укучыларыбызның да уртак тырышлык нәтиҗәсе . Бәйге барышында катнашучыларга көч биреп торган җанатар укучыларыбызга һәм әзерлекне оештырган, балаларны юнәлткән укытучыларыбызга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Открыть в MAX- Просмотры
- 415
- ER
- 3,6%
- Реакции
- 15