Перейти к содержимому

Пост канала

МБОУ "Гимназия №10" Авиастроительного района г. Казани
  1. фото

    Казан шәһәре Совет районы 183 нче гимназиясендә Россия Федерациясе очучы‑космонавты, Россия Герое Олег Германович Артемьев һәм С. П. Королёв исемендәге «Энергия» ракета‑космик корпорациясенең баллистика бүлеге башлыгы Рафаил Фарвазович Муртазин белән очрашу узды. Очрашу Беренче кеше — Юрий Гагаринның космоска очуына 65 ел тулуга багышланган иде. Кунаклар балаларга космоска очышларга ничек әзерләнүләрен, Халыкара космик станциядә тормышның нинди булганын һәм ачык космоска чыгу мизгелләре турында сөйләделәр. Безнең «Җиһангирлар» түгәрәге дә бу истәлекле очрашудан читтә калмады: балалар космонавтка сораулар бирделәр, аның сөйләгәннәрен тыңладылар, ә очрашу тәмамлангач, кунаклар белән истәлекле фотога төштеләр. «Җиһангирлар» очрашудан яңа белемнәр һәм бик күп тәэсирләр белән кайттылар.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    444
    ER
    0,9%
    Реакции
    4