Перейти к содержимому

Пост канала

МБОУ "Гимназия №10" Авиастроительного района г. Казани
  1. фото

    🍁Бүген безнең гимназия яңа уку елын ачты. Кемдер бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде, ә кемгәдер 1 сентябрь тантанасы соңгы тапкыр булды. Балалар, әти-әниләр һәм укытучылар белән бергәләп уку елына старт бирдек. ✨Гимназиябез директоры Шарафутдинова Эльза Фагимовна барыбызны да котлап, бик матур сүзләр әйтте. ✨Бәйрәмебезгә хөрмәтле кунак та килгән иде — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары буенча мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Хәмидуллина Эльмира Хәниф кызы. Ул да үз теләкләрен җиткереп, уңышлар теләде. 🔔Яңа уку елы ачык дип игълан ителде. Кыңгырау чылтырады, дәресләр башланды. 🗓Алда — уку, имтиханнар һәм яңа мөмкинлекләр. Уңышлар! Фотолар монда👇 https://vk.ru/album-216260352_311676850 #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ЗаЗнаниями

    Открыть в MAX
    Просмотры
    603
    ER
    3,2%
    Реакции
    19