Перейти к содержимому

Пост канала

Театр Камала
  1. фото

    🎼Камал театры сезне Айгөл Гардисламова һәм оркестрның "Синең өчен" дип аталган концертына чакыра 20 ноябрьдә Камал театрының Көнчыгыш залында баш дирижер һәм сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов җитәкчелегендәге Камал театры оркестры һәм актриса Айгөл Гардисламованың концерты узачак. Айгөл Казан консерваториясен тәмамлаган җырчы, халыкара бәйгеләр лауреаты, бүгенге көндә Камал театры актрисасы. Ул үзенең киңкырлы иҗаты белән танылган шәхес. Айгөл оркестрлар белән мөстәкыйль төстә дә, "Башмагым", "Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" кебек спектакльләрдә драма актрисасы буларак та чыгыш ясый, академик вокал белән театраль осталыкны үреп алып бара. "Синең өчен" дип аталган концертта Р. Яхин, Н. Җиһанов, С. Садыйкова, С. Рахманинов, Дж. Пуччини һәм башка композиторларның әсәрләре яңгыраячак. Бу - опера арияләре һәм татар җырлары тулы бер тарихка әверелеп, тамашачы күңеленә үтеп керердәй мәдәният һәм чорлар диалогы булачак. 🎫 билет алу

    Открыть в MAX
    Просмотры
    2 087
    ER
    0,7%
    Реакции
    15