Пост канала
- фото
🤎Бүген – 21 октябрьдә Татарстанның атказанган артисты Шәмсуаров Раил Наил улының гомер бәйрәме – туган көне. Кадерле Раил! Ихлас, төгәл, тормышчан, киңкырлы рольләрең белән тамашачы мәхәббәтен яулаган артист буларак, син һәрвакыт игътибар үзәгендә. Син тудырган һәр роль тамашачы тарафыннан көтеп алына, аларның һәрберсендә син яңа яктан ачыла беләсең, иҗатың бай һәм кабатланмас. Артист өчен иң мөһиме – тамашачы мәхәббәте, шуңа да без сиңа иң беренче чиратта озын-озак еллар хезмәтең белән могҗизалы театр сәхнәсен тулыландырып яшәвеңне телибез. Иҗатың елдан-ел яңа биеклеккә күтәрелсен, хыялларың якты, һәр башлангычың хәерле, тормышың бәхет һәм мәхәббәттән торсын! Сәламәт һәм якты киләчәк сиңа! Туган көнең котлы булсын!
Открыть в MAX- Просмотры
- 2 157
- ER
- 3,8%
- Реакции
- 83