Перейти к содержимому

Пост канала

Театр Камала
  1. фото

    💐Бүген татар театрының талантлы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинованың туган көне. Хөрмәтле Миләүшә Наил кызы! Сез иҗат иткән тормышчанлыгы һәм ихласлыгы белән аерылып торган гүзәл хатын-кыз образлары тамашачылар күңелендә тирән, онытылмаслык эз калдыра. Алар татар театры сәхнәсенең гаҗәеп матур бизәге булып тора. Сезнең талантыгыз беркемне дә битараф калдырмаслык – аның бөртеге дә кимемәвен, артып һәм баеп кына торуын телибез. Шуңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, тормыш матурлыгы да өстәлеп кенә торсын! Гомер бәйрәмегездә бер кочак җылылык телибез!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 944
    ER
    3,7%
    Реакции
    72