Пост канала
- фото
Бүген мәктәбебездә Татарстан Республикасының атказанган артисты Ильяс Халиков җитәкләгән «Минбар» театры, язучы Гөлүсә Батталованың «Тылсымлы пароль» пьесасы буенча куелган спектаклен күрсәтте.Әлеге спектакль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән оештырылган иде. Спектакльны 2–7 нче сыйныфларда белем алучы 150 укучы карады. «Тылсымлы пароль» спектакле — балалар өчен мавыктыргыч һәм тәрбияви әсәр. Ул кечкенә тамашачыларны әкият дөньясына алып кереп, яхшылык, дуслык, намуслылык кебек мәңгелек кыйммәтләрне җанлы сурәтләр аша аңлата. Спектакль барышында балалар үзләре дә әкият геройлары белән бергә сәяхәт итә, төрле сынауларны үтә һәм «тылсымлы пароль»нең серен ача алачак.Әлеге спектакль балалар күңелендә
Открыть в MAX- Просмотры
- 614
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 4