Пост канала
- фото
Родительское собрание в 1-4 классах 10 нчы сентябрь көнне 1-4 сыйныфларда "Балалар куркынычсызлыгы" баш астында әти - әниләр җыелышлары булып узды. Әти - әниләр алдында "Юлларда балалар куркынычсызлыгы" темасына ГИБДД ның пропаганда булеге инспекторы Зөлфия Вагыйзь кызы чыгыш ясады. "Баланы юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү исә, бугенге көннең актуаль проблемасы. Казан шәһәрендә автотранспорт, юлларда машиналар саны көннән-көн арта бара. Балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Әти - әниләр балаларның урамда, юлда уз-узләрен дөрес тотуларын искәртеп торсыннар иде. Башлангыч сыйныфтан ук юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру әти - әни, мәктәпнең мөһим бурычы булып кала", - диде.
Открыть в MAX- Просмотры
- 398
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 3