Перейти к содержимому

Пост канала

МБОУ "Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа"
  1. фото

    Родительское собрание в 5-11классах 9 нчы сентябрь көнне 5-11 нче сыйныфларда "Балалар куркынычсызлыгы" темасына ата-аналар җыелышлары узды. Әти - әниләр алдында ПДН инспекторы Кочкина Кристина Сергеевна терроризм, экстремизм профилактикасы буенча чыгыш ясады. Ул: "Барыбыздан да сизгерлек, уяулык сорала, әти-әниләр дә балаларының нәрсә белән кызыксынуын даими күзәтеп торсыннар иде. Бала нинди интернет сайтларда утыра, кемнәр белән, нинди темаларга аралаша - болар игътибардан читтә калмасын иде. Балалар көтелмәгән хәлләр килеп туганда саклану, үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен әйбәт белергә тиешләр. Безгә хәвефсезлек чараларын тагын да камилләштерергә кирәк. Әледән-әле кабатланып торган хәвефле очраклардан һәркайсыбызга сабак аласы иде, чөнки бу очракта сүз барыбызның да иминлеге хакында бара", - диде.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    413
    ER
    0,7%
    Реакции
    3