Пост канала
- фото
24 нче сентябрь көнне Казанның балалар экология-биология үзәге территориясендә «Бөҗәкләр фестивале» узды. Әлеге чарада экология профильле 5"Б", 1" А" сыйныф укучылары һәм 5"В" укучысы катнашты. Көн бик эчтәлекле булды: файдалы эшләр, якыннар белән бергә уздырылган вакыт, яңа белемнәр, иҗат һәм бөҗәкләр дөньясына чуму! Катнашучылар әти-әниләре белән үзәк территориясен кышка әзерләүдән башладылар. Гаиләләр бергәләп үсентеләрне алып куйдылар, чәчәк атып бетергән үсемлекләрне кистеләр һәм иҗат остаханәләре өчен табигый материаллар җыйдылар. Практик өлештән соң аларны тәмле ризыклар, интерактив уеннар һәм иҗади остаханәләр көтеп калды. Укучылар тропик бөҗәкләр белән якыннан таныштылар, эшкәртелгән пластиктан брелоклар ясадылар һәм лазерлы гравировка буенча остаханәдә катнаштылар. Төрле һава шартларын исәпкә алып волонтер рюкзагын дөрес тутырырга өйрәнделәр. Һәр активлык өчен катнашучыларга махсус билгеләр куелды, ә фестиваль ахырында иң актив катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар!🍁🍂✨
Открыть в MAX- Просмотры
- 684
- ER
- 2,9%
- Реакции
- 20