Пост канала
- фото
11 нче сентябрьдә стадионда Әтиләр көненә багышланган зур спорт бәйрәме узды. Ярышка гаиләләр ныклы әзерлек белән килде, әти белән бергә көчне, җитезлекне сынау һәм гаиләдәге бердәмлекне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Ярышта гимназиянең 6нчы А сыйныфыннан Барышевлар гаиләсе катнашты. Төрле спорт биремнәре, конкурс, эстафета ярышларында үзләренең көчләрен сынадылар. "Бердәмлектә- көч!" девизы җиңү китерде. Барышевлар гаиләсе эстафетада 3 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!!! #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ФизкультЗарядка
Открыть в MAX- Просмотры
- 696
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 11