Пост канала
- фото
«Ашханә - мәктәпнең иң җылы һәм тәмле почмагы» Апас урта мәктәбенә узган өч елда капиталь ремонт ясалды. Әлеге зур үзгәрешләрне мәктәп ашханәсе дә кичерде. Быелгы уку елында ашханә танымаслык булып үзгәрде. Биредә балаларны мәктәптә тукландыруга дәүләт дәрәҗәсендә аерым игътибар бирелә: нормативлар билгеләнгән, белем бирү учреждениеләрендә аш-су сыйфаты өчен контроль һәм катгый җаваплылык кертелгән. Әлеге таләпләр тиешле дәрәҗәдә үтәлеп бара. Мәктәп ашханәдәсендә укучыларны тукландыруга, ягъни туклану сыйфатына күпбаскычлы контроль куела. Менюга Роспотребнадзорның эксперт бәяләмәсе бирелә. Су һәм азык сынаулары анализлары алына, азык-төлекне китерүгә һәм саклауга да аерым игътибар бирелә. Моннан тыш, көн саен сыйфат таләпләренә туры килүгә сынауны шәфкать туташы ала. Ата-аналар комитеты вәкилләре дә, үз чиратында, туклану сыйфатын күзәтәләр. Хезмәткәрләргә килгәндә, ашханә мөдире Фирдәүсә Галиуллина җитәкчелегендә эшләгән һәр хезмәткәр уз эшен төгәл башкара. Алар көненә 717 укучыны кайнар ризык белән тәэмин итә. «Өйдә пешергән төсле ук башкарабыз, тик зур күләмдә генә әзерлибез», - ди алар. Укучыларны тукландыру белән генә чикләнми әле бу хезмәткәрләр. 2025-2026нчы уку елында мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" бәйгесендә катнашып, җиңү яуладылар. Яңа ашханәдә туклану өчен түләүдә яңартылган, әлеге хезмәт электрон рәвештә генә башкарыла. Әлбәттә, заманча укучыларның һәм аларның әти-әниләренең таләпләрен канәгатьләндерү бик җиңел түгел, әмма ашханә хезмәткәрләре мәктәп ашханәсен укучыларның иң яраткан урыннарының берсенә әверелүенә ирештеләр. Бүген, 20 нче октябрь- пешекчеләр көне! Шул уңайдан мәктәбебез ашханәсе пешекчеләре - Галиуллина Фирдәүсә Самиулла кызын, Нургалиева Гүзәлия Фәрит кызын, Хуснуллина Гөлүсә Хәҗҗәт кызын, Каюмова Зөлфә Зөфәр кызын; хезмәткәрләре- Гарипова Резеда Шәрипҗан кызын, Прохорова Алисә Рифкать кызын, Сергеева Гөлсирин Гәрәфетдин кызын бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле мул тормыш телибез. Тәмле ризыкларыгыз, җылы сүз, якты йөзегез белән көн саен укучылар, коллективны сыендырып, тукландырып торасыз! Эшегездә һәрвакыт матур вакыйгалар булып торсын. Иң яхшы ашханә исемен горур йөртегез! Якты йөз, тәмле сүз, татлы ризыкларыгыз өчен Олы рәхмәт Сезгә! Профессиональ бәйрәмегез белән!
Открыть в MAX- Просмотры
- 410
- ER
- 2,9%
- Реакции
- 12