Перейти к содержимому

Пост канала

МБОУ "Сармановская СОШ"
  1. фото

    Бүген 8 сентябрь көнне Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбендә — укучылар Бөтенроссия «Россия — халыклар йорты» диктантын яздылар. Бу диктант күренекле авар шагыйре Рәсүл Гамзатов иҗатына багышланган иде.     Укучылар зур кызыксыну белән катнаштылар. Алар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Рәсүл Гамзатовның шигырьләре — дуслык, тынычлык, туган җиргә мәхәббәт һәм халыклар бердәмлеге турында. Шуңа күрә диктант текстлары да аның рухи мирасына туры килде.     Язу барышында укучылар текстны игътибар белән тыңладылар,орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрне искә төшерделәр. Бу чара аларга грамоталылыкны гына түгел, ә милли мәдәниятләргә хөрмәт һәм Россиянең күпмилләтле булуын аңлау хисе дә уятты. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.     #всероссийский диктант #россиядомнародов

    Открыть в MAX
    Просмотры
    266
    ER
    —
    Реакции
    —