Перейти к содержимому

Пост канала

Адымнар - Казань ГАОУ
  1. фото

    Бүген, Өлкәннәр көне уңаеннан, Әлфия Асхатовна җитәкчелегендәге 3 "К" сыйныфы укучылары әби-бабалары өчен зур бәйрәм ясады. Казаннан гына түгел, ә республикабызның район-авылларыннан килгән әби-бабайлары хөрмәтле кунаклар булдылар. Укучылар алар өчен җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барган концерт әзерләгән иде. Бабайлар үзләренең балачагы, тормышы турында сөйләп, балаларга теләкләрен җиткерде. Ә әбиләр үз осталыкларын кызыклы биремнәр үтәп күрсәтте. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен истәлекле бүләкләр белән лотерея да әзерләнгән иде. Чара чәй өстәле янында дәвам итте. Игелек һәм хөрмәт бәйрәме озак вакыт әби-бабайларның күңелен җылытып торыр.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 157
    ER
    2,1%
    Реакции
    24