Пост канала
- фото
✨ 1 сентябрь – Белем бәйрәме. Һава салкыная бара, Аяк басабыз көзгә. Сары төстә яфраклар да Чалына инде күзгә. Хушлаштык ямьле җәй белән, Үтте дә каникуллар. Бүген бәйрәм – белем көне, Мәктәпкә илтә юллар. ✨ Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Бүген барлык укучылар мәктәпкә яңадан килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеенда Белем бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче 65 бала өчен бигрәк тә дулкынландыргыч булды. Аларга президентыбыз Миңнеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән бүләк итеп китаплар тапшырылды. Әлеге чарада чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз, килгән кунаклар да катнашты. ✨ Бүген һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Яңа уку елы һәркемгә шатлык- сөенечләр, бары “4” ле һәм “5”леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар! #Сабывдвижении #движениерт #ДвижениеПервых Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
Открыть в MAX- Просмотры
- 425
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 7