Перейти к содержимому

Пост канала

МИНЕМ ГАЛӘМ - МИНЕМ ГАИЛӘМ
  1. фото

    Китапханәдә беренче тапкыр📚 Китапханәгә беренче килү һәм китап укучы билетына ия булу беренче сыйныф укучылары өчен бик мөһим вакыйга. Гимназия китапханәчесе Зөлфия Рафаильевна 1А сыйныфы укучыларын "Китаплар шәһәре" урамнары буйлап сәяхәткә чакырды🚀 📚 Әлеге шәһәрдә урамнар урынына- стеллажлар, этажлар урынына- китап киштәләре, йортлар урынына- китап томнары. Һәр йортның үз исеме бар📗 Сәяхәт барышында яшь укучылар китапның барлыкка килү тарихы, китапханә кагыйдәләре, яңа сүзләр, төшенчәләр белән таныштылар: абонемент, уку залы, формуляр, стеллаж. Укучыларыбызга сәяхәт бик ошады! Бүгеннән алар китапханәнең даими китап укучылары рәтенә керделәр!👏

    Открыть в MAX
    Просмотры
    939
    ER
    2,2%
    Реакции
    21