Пост канала
- фото
Мәктәбебез укытучыларының фидакарь хезмәте республика күләмендә югары бәяләнде. Һөнәри осталыклары һәм хезмәттәге казанышлары ике хезмәткәребезнең Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасында урын алды . Мактаулы исемгә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ильина Елизавета Иван кызы, башлангыч сыйныф укытучысы һәм директор Кириллова Валентина Семен кызы лаек булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән булдырылган әлеге цифрлы ресурс хезмәт кешесенең казанышларын танытуга һәм аның абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта gordost.tatar.ru платформасында республикадагы 4,8 мең предприятиене тәкъдим итүче 15 меңнән артык лауреат теркәлгән. Электрон Мактау тактасы ел саен яңартылып, республика үсешенә үз өлешен керткән яңа хезмәт алдынгыларының исемнәре белән тулыланып торачак.
Открыть в MAX- Просмотры
- 27
- ER
- —
- Реакции
- —