Пост канала
- фото, видео
🎶7 октябрьдә гимназиябездә кунакта Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка ансамбле булды. Ансамбль озак еллар халык җырларын, биюләрен һәм музыкаль традицияләрен саклый, популярлаштыра. Безнең гимназия өчен мондый вакыйга — гади концерт кына түгел, ә укучыларның туган мәдәниятебезгә һәм фольклорыбызга җанлы якынаюы. Балалар һәр чыгышны кызыксынып карадылар, артистларга кул чаптылар. Матур милли костюмнар, дәртле биюләр һәм җырлар укучыларга чын бәйрәм бүләк итте. Әлеге очрашу укучылар күңелендә озак истә калачак. Шундый матур чыгыш бүләк иткәннәре өчен ансамбльгә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа очрашулар көтеп калабыз ☺️
Открыть в MAX- Просмотры
- 998
- ER
- 1,2%
- Реакции
- 12