Перейти к содержимому

Пост канала

Балтасинский муниципальный район РТ
  1. фото

    ‎Яшь һәм перспективалы белгечләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү — «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проектында билгеләнгән өстенлекле бурычларның берсе. ‎Чөнки нәкъ менә яшьләр — авылның киләчәге. ‎ ‎Бүген, район башлыгы Рамил Нотфуллин, быел авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшли башлаган яшь белгечләрне котлап узды, намуслы хезмәткә юнәлеш биреп, уңышлар теләде. ‎ ‎Быел район авыл хуҗалыкларында хезмәт юлын башлаган яшь белгечләребез: ‎ ‎• Рамазанова Чулпан Фоатовна – ООО «Якты юл»,  бухгалтер; ‎• Габидуллин Гадел Газизович – СХПК «Игенче», мал табибы; ‎• Бариев Рашит Радикович – ООО «СХП «Татарстан», мал табибы; ‎• Исмәгыйлева Азалия Рүзәлевна – ООО «Сорнай», орлыкчы-агроном; ‎• Рәхимуллин Ислам Халимович – ООО «Борбаш», мал табибы; ‎• Саләхетдинов Инсаф Ирекович – ООО «Якты юл», мал табибы; ‎• Сидорова Алина Тимуровна – ‎«Балтач РДВБ» ДБУ (Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы), район сынау лабораториясе лаборанты; ‎• Әшрафҗанов Рамил Айдарович – ‎«Балтач РДВБ» ДБУ, мал табибы. ‎ ‎Яшь белгечләргә ныклы сәламәтлек, хезмәт юлларында яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез! Фотоальбом https://vk.ru/album-122979932_312024371

    Открыть в MAX
    Просмотры
    848
    ER
    1,3%
    Реакции
    11