Перейти к содержимому

Пост канала

Балтасинский муниципальный район РТ
  1. фото

    ‎Илебез буенча Өлкәннәр декадасы соңгы көннәренә якынлаша. Әлеге ункөнлек һәрберебез өчен олы мөмкинлек, буыннарның тугрылыклы дәвамчанлыгы һәм иң кадерле кешеләребезгә — әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерү чоры. ‎ ‎«Олы кеше — солы төше», — ди халык мәкале. Чыннан да, өлкәннәребез — гаиләбезнең, җәмгыятебезнең нигезе, тормыш кыйммәтләрен саклаучы һәм яшь буынга зирәк киңәшләрен бирүче байлыкка тиң затлар. ‎ ‎Районыбыз җирлегендә дә бу көннәрдә өлкәннәребез өчен җылы, ихлас очрашулар, мәдәният йортларында матур концертлар оештырыла. Аларның йөзләрендәге елмаю, күзләрендәге яшьлек очкыннары — оештыручыларның һәм иганәчеләрнең хезмәтенә иң олы бәя. Җирле үзидарә органнары, мәдәният, социаль яклау учреждениеләре, мәктәпләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре бердәм булып, өлкәннәребезгә игътибар күрсәтәләр. ‎ ‎Өлкәннәребезнең күңелләре һәрвакыт тыныч, өйләре җылы, ә тормышлары бәрәкәтле булсын! ‎ ‎📸Фотоларда: Югары Субаш, Пыжмара, Шеңшеңәр, Норма, Яңгул авылы җирлекләрендә өлкәннәрне хөрмәтләү мизгелләре.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    673
    ER
    0,9%
    Реакции
    6