Перейти к содержимому

Пост канала

Балтасинский муниципальный район РТ
  1. фото

    ‎«Татарстан» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә икенче икмәкне җыю ахырына якынлаша. ‎ ‎Җәмгыять кырларында бәрәңге уңышын җыю кампаниясе финиш сызыгына чыкты. Быел хуҗалыкта 110 гектарда икенче икмәк утыртылды, соңгы гектарларда эшләр кызу темпта бара. «Гала» сортлы уңыш мулдан чыга, гектарыннан 345 центнер. ‎ ‎Бәрәңгене игеп кенә калмыйлар, аны эшкәртү дә оешкан төстә башланып киткән. Бүгенге көндә җәмгыять подвалында бәрәңгене аралау һәм калибрлау эшләре бара. Әлеге эштә Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең 2 нче филиалы студентлары да актив катнаша, алар хезмәтчәннәргә зур ярдәм күрсәтә. Аралау процессы өзлексез барсын өчен, сменалы эш графигы кертелгән. ‎ ‎«Эшнең нәтиҗәсе канәгатьләнерлек. Лаеклы ялдагы хуҗалык эшчеләре дә ярдәмгә килде. Барыбыз да табыннарыбыз мул булсын өчен тырышабыз», — ди бригадир Илмир Шамсетдинов.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    661
    ER
    0,8%
    Реакции
    5