Перейти к содержимому

Пост канала

Балтасинский муниципальный район РТ
  1. фото

    Балтач бистәсенең 1 номерлы балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне бакча коллективы кунакка дәшкән. "Октябрь аеның беренче көннәрендә без бакчабызның өлкән буын вәкилләрен – лаеклы ялдагы хезмәттәшләребезне, остазларыбызны хөрмәтлибез. Сез бакчабызның үсеше, чәчәк атуы өчен намуслы хезмәт куйдыгыз. Авыр, әмма мактаулы хезмәт юлы үтеп, беркайчан да сыгылмадыгыз, сынмадыгыз, фидакарь хезмәтегез, мактаулы хезмәт юлыгыз белән һәммәбезгә үрнәк булып торасыз. Сез – безнең киңәш сандыгыбыз, остазларыбыз. Һәрчак сезгә мөрәҗәгать итәбез, хезмәт һәм тормыш тәҗрибәгезгә таянабыз"- дигән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәләр алар лаеклы буын вәкилләренә.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    795
    ER
    0,8%
    Реакции
    6