Перейти к содержимому

Пост канала

Балтасинский муниципальный район РТ
  1. фото

    ‎7 октябрь көнне Балтач районында өлкән яшьтәге машина йөртүчеләр өчен «Автобабай-2026» традицион конкурсы узачак. Чараны Балтач районы буенча «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасы һәм район ЮХИДИ бүлеге оештыра. ‎ ‎Бәйге ике этаптан торачак: ‎ 1. ‎Теоретик өлеш: катнашучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелә. 2. ‎Практик өлеш: машина йөртү осталыгы сынала. ‎ ‎Конкурста «В» категорияле машина йөртү таныклыгына ия булган, 55 яшен тутырган хатын-кызлар һәм 60 яшьне узган ир-атлар катнаша ала. ‎ ‎Катнашу өчен алдан 2-4-7-38 телефон номеры буенча (ЮХИДИ бүлеге) теркәлергә кирәк. 7 октябрьдә, конкурсантларның үз машиналары белән булуы мәҗбүри шарт булып тора. ‎ ‎Чара сәгать 9:00да ДОСААФ оешмасы базасында башлана.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    707
    ER
    0,1%
    Реакции
    1