Пост канала
- фото
Хәерле иртә, дуслар! Табигатебездә әле кайчан гына җәй кебек иде, хәзер инде шул яшеллеккә икенче яшьлек өстәлеп, бар җиһан алтын-кызыл төскә керде. Аллаһка шөкер, сентябрь ае күркәм җылы көннәре белән сөендерә, бары акрын җилдә җиргә коелган яфраклар гына вакыт агышы турында уйланырга, бүген инде сентябрьның 27 көне икәнен искә төшерергә мәҗбүр итә. Һәр яшәеш көнебезнең кадерен белик, дуслар, якшәмбе иртәбезне яхшы кәефтә башлап, көнебезне матур уздырыйк!
Открыть в MAX- Просмотры
- 699
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 3