Перейти к содержимому

Пост канала

Балтасинский муниципальный район РТ
  1. фото

    ‎Адәм баласына туксан яшьне каршы алу — җирдәге тормыш юлының иң биек ноктасына менеп, үтелгән сукмакларга бер борылып карау кебек. ‎ ‎Балтачыбызның мөхтәрәм өлкәннәренең берсе, хезмәт ветераны Сирая Закиҗан кызы Шакирова өчен бу көннәрдә вакыт агышы менә шушы кадерле мизгелләрне бүләк итте. Юбилее уңаеннан, ветеранга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. ‎ ‎90 яшь – һәркемгә дә бирелми торган зур бүләк, озын һәм сикәлтәле гомер юлының күркәм нәтиҗәсе. Сирая Закиҗан кызы кебек өлкәннәребезнең сабырлыгы, тормышка мәхәббәте һәрвакыт башкаларга үрнәк булып тора. ‎Өлкән райондашыбызны чын күңелдән истәлекле гомер бәйрәме белән котлыйбыз, киләчәктә дә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, күңел көрлеге теләп калабыз!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    764
    ER
    1,3%
    Реакции
    10