Перейти к содержимому

Пост канала

Балтасинский муниципальный район РТ
  1. фото

    🌸🌺🍎Җәй белән һәркайсыбыз үзенчә хушлаша. Райондашларыбыз иҗатына да урын биреп китәбез. Хуш, август Алмага бай август хушлаша. Китеше быелга кул болгап. Кызыллы-сарылы алмалар Коела сулкылдап - сулкылдап. Карбызлы-кавынлы иртәләр Кул селти, калдырып тәмнәрен. Чәчәкләр тарата бакчага Хуш исле соңгы нур-ямьнәрен. Алтындай башаклы кырларда Иң соңгы бөртекләр шаяра. Кошларның җырлары моңлырак. Августның ахыры- кай ара? Пәрәвез көмештәй җепләрен Уңга да, сулга да сузгалый. Күбәләк кызлары хушлашып, Күз кысып, җилпенеп узгалый. Августның аяклар йөгерек, Җәһәт тә, җитез дә чабалар. Әйтерсең, көннәре - зур учак- Көннән-көн тизрәк яналар. Лилия Нәкыйпова, 2026 📸Фәния Хаҗиева

    Открыть в MAX
    Просмотры
    680
    ER
    1,2%
    Реакции
    8