Перейти к содержимому

Пост канала

Балтасинский муниципальный район РТ
  1. видео

    Иген иккән – икмәк ашар, ди халкыбыз. ‎Август аеның соңгы көннәре икмәк язмышы һәм игенчеләрнең сабырлыклары сынала торган иң җаваплы чор. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кыр эшләре көндәлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 26 август көненә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән мәйданнарның 73,4 процентында урак тәмамланган. Урып-җыю мәйданнарының 18 мең 87 гектарыннан тулаем 72 мең 634 тонна икмәк җыйнап алынган, бу исә уртача һәр гектардан 40,2 центнер уңыш алынган дигән сүз. ‎ ‎Аерым культураларга тукталганда, көзге бодай быел муллыгы белән сөендерде, аның һәр гектарыннан уртача 41,8 центнер бөртек сугып алынган, көзге арыш культурасы 32,4 центнер уңыш биргән. Язын чәчелгән сабан бодае да сынатмый, аның уңдырышлылыгы 43 центнерны тәшкил итсә, арпа культурасы 42,4 центнер. ‎ ‎Әлбәттә, табигать үзенчәлекләре, август аеда һава шартларының күпмедер бозылуы – техника һәм хезмәт кешесенең эшен бераз тоткарласа да, үз эшләренең остасы булган тәҗрибәле игенче-механизаторлар, комбайнчылар һәм шоферлар бу кыенлыкларны намуслы хезмәтләре белән җиңеп чыгалар, шуңа күрә иртәгесе көнгә ышаныч ныклы. Амбар алларын тутырып яткан алтынсу башаклар – әлеге фидакарьлекнең матур нәтиҗәсен гәүдәләндерә. ‎ ‎Районыбыз басу-кырларында 2026 елгы урак өсте кампаниясе экватор сызыгын узып, тәмамлануга таба юл алды. Бүген район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин «Игенче», «Кама», «Сосна», «Борнак» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә булып, кырларда урак өсте кампаниясе барышының бүгенге торышы белән танышты, урак өсте кампаниясенең 4 нче атнасы нәтиҗәләре буенча җиңүче булып танылган игенчеләргә махсус вымпеллар тапшырды. ‎ ‎🔻«Игенче» җәмгыяте кырларында җыеп алынасы мәйданнарның 55 %ында урак тәмам, хуҗалык амбарларында бүгенге көнгә тулаем җыем 3 мең 818 тоннаны тәшкил итә. ‎🔻«Сосна» җәмгыяте кырлары исә, быел мул уңышы белән сөендерә. Җәмгыятьнең фидакарь игенчеләре урып-җыю кампаниясен ныклы оешканлык белән алып баралар, амбар алларына кайтарылган тулаем җыем күләме буенча лидерлык Сосналылар кулында! ‎🔻«Кама» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә дә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыйнап алу финиш сызыгына якынлашып килә. Кырларда уракта өлгереш 90,2%ны тәшкил итә. Амбар алларына кайтарылган ашлык күләме – 4 мең 372 тонна. ‎🔻Мул башаклы иген кырларының бәрәкәтен тоеп эшләүче «Борнак» җәмгыяте игенчеләре дә уракта сынатмыйлар. Бүгенге көндә җәмгыять кырларында 777 гектар мәйданда барлыгы 3 мең 55 тонна уңыш җыеп алынган. ‎ ‎Шунысы да сөенечле:«Активист» авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыюны хәерле белән тәмамлауга ирештеләр. Хуҗалык амбарлары 4 мең 725 тонна яңа икмәк уңышына баеды. ‎Басу-кырларда бүгенге кылны кырыкка ярырдай чорда хезмәт кайный, шуңа өстәп игенче-механизаторларның, шофёрларның да тырышлыгы, сабырлыгы, фидакарьлеге сынала. Нинди генә җаваплы кампанияне алсак та, эшне оештырганда сыйфат мәсьәләсе һәм эшче көчнең хезмәткә җаваплы карашы иң алдынгы сызыкта булырга тиеш. Бөртеклеләрне югалтуга юл куймау, урак өсте барышында сыйфат мәсьәләсенә югары игътибар бирү  район башлыгы Рамил Нотфуллинның районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре алдына куйган төп бурычы. ‎ Районыбыз басу-кырларында көзге чәчү эшләренә старт бирелде. Көзге чәчү эшләре 687 гектар мәйданда башкарылган, шулардан 325 гектарда – рапс культурасы, 209 гектарда – көзге арыш һәм 153 гектарда – көзге бодай культурасы чәчелгән. ‎ ‎Хәзерге чорда чәчү өчен иң уңай вакытлар, шуңа күрә югары темплар белән сыйфатлы чәчүне оештыру һәр хуҗалыкта иң төп бурычларның берсе булып кала. ‎ ‎Фидакарь игенчеләребезгә уңышлы хезмәт көннәре һәм сәламәтлек теләп калабыз!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    650
    ER
    0,5%
    Реакции
    3