Перейти к содержимому

Пост канала

Балтасинский муниципальный район РТ
  1. фото

    Бүген Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин дүртенче атна йомгаклары буенча урып-җыю кампаниясендә иң югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне хөрмәтләде. Ул ашлыкны югалтуларсыз амбарларга ташуда фидакарь хезмәт куйган механизаторлар һәм шоферларга рәхмәтен белдерде. «2026 елның иң яхшы комбайнчысы» һәм «2026 елның иң яхшы шофёры» исемнәренә лаек булучыларга район башлыгы махсус вымпеллар һәм акчалата премияләр тапшырды. Урак өсте кампаниясенең өченче атнасы нәтиҗәләре буенча «2026 елның иң яхшы комбайнчысы» махсус вымпелына һәм акчалата премияләргә ия булган комбайнчылар исемлеге: — 1 группа комбайннар арасында: Илдар Шарафиев ( «Борнак» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 271 тонна); — 2  группа комбайннар арасында: Расыйл Зиятдинов ( «Сосна» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 433 тонна); — 3 группа комбайннар арасында: Илшат Локманов ( «Кама» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 444 тонна); — 4  группа комбайннар арасында: Ильяс Сәмигуллин ( «Игенче» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 404 тонна). Урак өсте кампанисенең өченче атнасы нәтиҗәләре буенча «2026 елның иң яхшы шофёры» махсус вымпелына һәм акчалата премиягә ия булучы: – Наил Юнысов ( «Игенче» җәмгыяте, Тулаем алып кайтылган ашлык күләме – 543 тонна). Район башлыгы игенчеләрнең фидакарь хезмәтен югары бәяләп, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар теләде.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    861
    ER
    1,0%
    Реакции
    9