Перейти к содержимому

Пост канала

Балтасинский муниципальный район РТ
  1. фото, видео

    Бүген Шушма буенда "Шушма моңнары" фестиваленә йомгак ясалды, проектта җиңү яулаган хезмәт коллективлары бүләкләнде. Күзәтүләрдән һәм халыкның кабул итүеннән чыгып, мондый төр күңел ачу, кичке чаралар җирле халкыбыз өчен бик тансык һәм кирәкле. Ямьле Шушма буе ял паркында узган фестиваль районыбыз халкын тагын да берләштерде, кичке концертка килгән тамашачылар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Бер күрешү – үзе бер гомер диләр, инде алдагы елларда да мәдәни ял чаралары дәвамлы булсын! Татарстанда җәй онытылмаслык булды! #летовтатарстане #айдагулять #күрше

    Открыть в MAX
    Просмотры
    902
    ER
    1,6%
    Реакции
    14