Перейти к содержимому

Пост канала

Балтасинский муниципальный район РТ
  1. фото

    25 август көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышның көн үзәгендә райондагы иминлек һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлек мәсьәләләре торды. Көн тәртибендә: 1. Республика көне уңаеннан үткәреләчәк чараларда җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен өстәмә чаралар күрү. 2. Пилотсыз һава суднолары (БПЛА) янавы очрагына халыкны саклау урыннарының әзерлеге турында. 3. Сәламәтлек саклау объектларында террорчылыкка каршы таләпләрнең үтәлешен тикшерү турында мәсьәләләр каралды. Утырышта Балтач район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Ильназ Петров, гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фәрдүс Мөхәммәтҗанов һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров чыгыш ясадылар. Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча, катнашучылар тарафыннан берничә мөһим карар кабул ителде: - Оешма-предприятие җитәкчеләренә хезмәткәрләргә пилотсыз очу аппаратларын күргән очракта кагыйдәләрне аңлату буенча инструктажлар үткәрергә кушылды. - Барлык оешмаларда БПЛА һөҗүме вакытында куллану өчен яшеренү урыннары барлап, аларның һәрвакыт ачык һәм иркен булуын контрольгә алырга. Бу хакта язмача отчётны 10 сентябрьгә кадәр тапшыру зарур. - Район эчке эшләр бүлеге һәм ведомстводан тыш саклау идарәсе белән берлектә гадәттән тыш хәлләргә әзерлек тренировкалары үткәрү графигын төзеп, гамәли өйрәнүләр оештырырга. - Бәйрәм чаралары үтәчәк урыннарда дежурлык итүче персонал санын арттырып, хокук тәртибен һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә. - 31 августта мәктәп һәм бакча биналарында чит-ят, шикле предметлар булмауны тикшерү максатыннан, участок вәкилләре һәм җирлек башлыклары белән берлектә махсус рейдлар үткәрү. 1 сентябрьдә тантаналы линейкага чит кешеләрне кертмәүне катгый контрольгә алу. - Сәламәтлек саклау объектларының куркынычсызлык паспортларын 10 көн дәвамында эшләтеп бетерү бурычы куелды. - 3 сентябрьдә «Тормыш тамчысы» һәм «Хәтер шәме» акцияләрен Батырлар аллеясында оештыру планлаштырыла. Район башлыгы Рамил Нотфуллин билгеләп үткәнчә, илдәге катлаулы вәзгыятьне исәпкә алып, иминлек чараларына аеруча зур игътибар биреләчәк.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    692
    ER
    1,0%
    Реакции
    7