Пост канала
- фото
Хөрмәтле райондашлар! Үзебез гомер кичергән җирлекнең уңайлылыгын, тәртиптә булуын тәэмин итү, санитар-чисталык таләпләрен үтәү — һәрбер гражданның изге бурычы. Җәйге ямьлелек тирә-юньгә салкын караш астында күмелеп калмасын иде. Йорт каршыларындагы территорияләрдә үскән печәннәрне чаба алмаган өлкәннәр, ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбыз да бар бит янәшәбездә. Битараф булмыйк, ярдәм итик аларга! Бүген сезне олы йөрәкле райондашыбыз белән таныштырасы килә. Балтачта яшәүче Рөстәм Мөхәммәтҗанов изгелекнең кычкырып әйтүне таләп итмәвен тагын бер кат исбатлады. Ул триммер белән өлкәннәрнең капка төпләрендәге печәннәрне чабып, тәртипкә китерде. Матур гамәл! Рөстәм ярдәмгә мохтаҗларга кул сузарга һәрвакыт әзер. Игътибарлыгы, тыйнаклыгы һәм шәфкатьле йөрәге өчен зур рәхмәт аңа. Нәкъ менә Рөстәм кебек риясыз кешеләр безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Рөстәмгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез! Изге эшләре һәрвакыт үзенә дә меңе белән әйләнеп кайтсын! Чисталык мәсьәләсе һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш. Шуңа күрә капка төпләрендә, өй тирәләрендә үскән үләннәрне чабыйк, тәртипкә китерик. Районыбыз ямьләнеп, балкып торсын!
Открыть в MAX- Просмотры
- 885
- ER
- 1,7%
- Реакции
- 15