Пост канала
- фото
Алдынгылар Хәрәкәте активистлары белән икенче очрашу йортсыз хайваннарга багышланган иде. Чара барышында мәктәп активистлары «Без йортсыз хайваннарга ничек ярдәм итә алабыз?» дип аталган плакатлар алып килделәр. Балаларны кечкенә төркемнәргә бүлеп, аларга рәсемнәр ясарга тәкъдим иттеләр. Алар бергәләшеп киңәшләштеләр: кем нәрсә ясаячагын уртак фикергә килеп, дус-тату эшләделәр. Аннан соң иң кызыклы мизгел башланды — үз эшләрен яклау. Һәр төркем, ясаган рәсемнәре турында сөйләп, йортсыз песиләргә һәм этләргә ничек ярдәм итеп булуы турында фикерләре белән уртаклашты. Балалар күмәк эшләүдән һәм файдалы гамәл кылудан зур канәгатьлек хисе алдылар. Мондый чаралар кече яшьтән үк шәфкатьлелек, җаваплылык хисләре тәрбияли һәм «без барыбыз да — табигатьнең аерылгысыз өлеше» дигән төшенчәне аңларга ярдәм итә. #ДвижениеПервых #Движениевсадах #ДвижениеРТ
Открыть в MAX- Просмотры
- 85
- ER
- —
- Реакции
- —