Пост канала
- фото
Актанышның 2нче санлы урта мәктәбенең Алдынгылар Хәрәкәте активистлары балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре белән очрашты. Очрашу 27 сентябрь — Бөтендөнья туризм көне уңаеннан оештырылды. Бу көн 1979 елда Бөтендөнья туристлык оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган һәм ел саен 27 сентябрьдә билгеләп үтелә. Чара кысаларында мәктәп укучылары Алдынгылар Хәрәкәтенең максатлары һәм эшчәнлеге белән таныштырдылар. Балалар белән туристик поход өчен кирәкле җиһазлар турында җитди әңгәмә кордылар. Укучылар рюкзак, шешә, аптечка, фонарь кебек әйберләрне күрсәтеп, аларның һәркайсының сәяхәт вакытында ни өчен мөһим булуын аңлаттылар. Мондый очрашулар — буыннар арасындагы күперне ныгытуның, яшьтән үк туган якны яратуга һәм актив ялга мәхәббәт уятуның менә дигән ысулы. #ДвижениеПервых #Движениевсадах #ДвижениеРТ
Открыть в MAX- Просмотры
- 87
- ER
- —
- Реакции
- —