Перейти к содержимому

Пост канала

Кайбицкий муниципальный район РТ
  1. фото

    🤝Иске Чәчкабта очрашу узды Иске Чәчкаб авылы китапханәчесе Лилия Кәлимуллина махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан авылдашлары Илгизәр Гафуров белән мәктәп укучылары катнашында очрашу оештырды. Очрашу җылы мохиттә узды. Илгизәр балаларга илебезнең тынычлыгын саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы, солдатлар арасындагы бердәмлек һәм дуслык турында сөйләде. Укучылар исә якташларына үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аңа исән-сау әйләнеп кайту теләкләрен җиткерделәр. Китапханәче мондый патриотик кичәләрне киләчәктә дә даими рәвештә үткәрергә ниятли.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    630
    ER
    2,2%
    Реакции
    14