Пост канала
- видео, фото
Бүген илебез Хәрби-һава көчләре көнен билгеләп үтә. Теләченең Хәрби Дан аллеясында, бу уңайдан, чара узды. Әлеге дата белән тормышлары бәйле булган райондашларыбызны, ветераннарны район башлыгы Айрат Фатхуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов тәбрикләп, аяз күк йөзе, тынычлык, өлешчә мобилизацияда булган якташларыбызның исән-сау тизрәк туган якларыбызга әйләнеп кайтуын теләде. Бәйрәм чарасын райондашларыбыз Айдар Якупов, Елена Нуртдинова җырлары белән бизәде. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз хөрмәтенә куелган мемориалга чәчәкләр салды. Зөлфия Ибраһимова.
Открыть в MAX- Просмотры
- 235
- ER
- —
- Реакции
- —