Пост канала
МОБУ СОШ с. ТучубаевоБарысына да билгеле һөнәр-пешекче. Күпләр гади, җиңел эш дип уйлый. Әмма мәктәп туклануы турында сүз барганда, бу эшчәнлекнең яңа яклары ачыла. Мәктәп ашханәсе пешекчесе - сәламәт туклану нигезләрен башкалардан аермалы буларак аңлаучы чын белгеч. Көн дәвамында үсеп килүче балалар организмының балансы нәкъ менә мәктәп ашханәсе хезмәткәренә бәйле. Мәктәп пешекчеләренең тагын бер мөһим бурычы бар – укучыларның иммунитетын саклау. «Барлык ризыклар да балансланган булырга һәм катгый нормалар һәм кагыйдәләр буенча әзерләнергә тиеш. Ризыклар тәмле генә түгел, файдалы булуына да игътибар итәм»,- ди Тучыбай урта мәктәбе пешекчесе Шәвәлиева Венария . Ул зур тәжрибәгә ия һәм изге йөрәкле кеше .Балалар рәхәтләнеп укый һәм дәрестә актив була алсын өчен дөрес һәм тәмле итеп ашатуның мөһимлеген аңлый.. Венария Хәмитьян кызының эш көне бик иртә - беренче дәрескә кыңгырау чыңлаганчы ук башлана. Ашарга пешерү белән генә чикләнми пешекче: продуктларның сыйфатын тикшерә, аларның төрлелеген күзәтә, исәп- хисап эшен дә төгәл һәм вакытында эшләп бара. 5 нче сыйныф укучылары, Әсхәдуллина Инзилә, Ситдиков Рушан, ( сыйныф житәкчесе Карагужина Фәнизә Фәрит кызы) мәктәп пешекчесеннән кыскача гына интервью алды. - Венария апа , шундай изге, кирәкле һөнәргә нинди уку йортында өйрәндегез? -Урта мәктәпне тәмамлагач 1987-1990 нчы елларда Уфа механика-технология техникумында укыдым.Аннан соң 1 нче Уфа икмәк комбинатында икмәк-күмәч эшләнмәләре контролёры булып ике ел эшләдем. -Сез эшегезне , Венария апа, кайда дәвам иттегез?Пешекче һөнәренә тугры калдыгызмы? -Эйе, мин үземнең эшемне бик яратам, тугры калдым.1992 нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр Тучыбай урта мәктәбендә укучыларны тәмле ризыклар белән сыйлыйм.Балаларның яратып, тәмләп ашаулары минем өчен зур шатлык, әлбәттә. -Венария Хәмитьян кызы, озак һәм намуслы хезмәтегезне баһалаган нинди бүләкләрегез бар? -.Эшемне күреп, баһалап төрлө наградаларга тәкъдим итүләре өчен Тучыбай урта мәктәбе администрациясенә зур рәхмәтемне белдерәм. Республикабызның Азык-төлек сәнәгате министрлыгыннан бирелгән Мактау кәгазе минем өчен аеруча кадерле. - Венария апа, безне, укучыларны, тәмле ризыклар белән сыйлауыгыз өчен Сезгә мәктәп укучылары исеменнән зур рәхмәт.Һәм Сезне Һөнәри бәйрәмегез – Пешекче көне белән чын күңелдән котлыйбыз.Уңышлар, бетмәс бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек телибез. -Венария апа, интервью өчен дә зур рәхмәт.!Бәйрәмегез белән!
Открыть в MAX- Просмотры
- 30
- ER
- 10,0%
- Реакции
- 3