Перейти к содержимому

Пост канала

Муслюмовский муниципальный район (Исполком ММР)
  1. фото

    Мөслимдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 еллыкта истәлекле чаралар узды. Район үзәгендә урнашкан Тукай скверында шагыйрьнең истәлегенә һәйкәл ачылды. Бәйрәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең һәм мәктәпләрдә укучыларның иҗади чыгышларыннан башланды. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин бу вакыйганың киләсе буыннар өчен дә бөек шәхес турындагы истәлекләрне саклау өчен мөһим булуын ассызыклады. Тантанада Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган якташларыбыз – ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин һәм халык язучысы Фоат Садриев та чыгыш ясады. Һәйкәлне тантаналы ачканнан соң, мөслимлеләр һәм районыбыз кунаклары шагыйрь истәлегенә чәчәкләр салды. Тагын бер тарихи вакыйга – Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә 100 урынга исәпләнгән яңа, заманча актлар залы бинасы ачылды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Йолдыз Хисамиева Министрлык исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм балалар өчен булдырылган мондый мөмкинлекләрнең төрле яклап тәрбия бирү өчен аеруча мөһим булуын әйтте. Чарада төзелеш эшләрен башкаручыларга һәм җиһазлауда ярдәм күрсәтүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Фотолар: https://vk.ru/muslumovo_official?z=album-204018005_312361279

    Открыть в MAX
    Просмотры
    166
    ER
    1,8%
    Реакции
    3