Перейти к содержимому

Пост канала

АКТАНЫШ ХӘБӘР
  1. фото

    🚌 Якынлашып килгән автомобильчеләр көне уңаеннан, бүген "Актаныш АТХ" оешмасы хезмәткәрләре бәйрәм табыны артына җыелды. Районыбызның авыллары арасында элемтә тоткан, балаларыбызны исән-имин мәктәпләргә йөрткән райондашларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгының урынбасары Фәрит Сәетгали улы котлады. Шулай ук район башлыгы Ленар Рафак улының бүләкләрен һәм рәхмәтләрен тапшырды ул. Изге теләкләргә без дә кушылабыз. Сәламәт булып, исән-сау йөрергә язсын! Һәрберегезнең һөнәре югары осталык, үз-үзегезгә таләпчәнлек һәм җаваплылык сорый. Әлеге сыйфатларыгыз киләчәктә дә алга куелган максатларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанабыз. Рульдә булганнарның һәркайсына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хәвеф-хәтәрсез һәм имин юллар телибез! 🤝

    Открыть в MAX
    Просмотры
    880
    ER
    1,1%
    Реакции
    10