Пост канала
- фото
👋 Такталачык авылы җирлегенә яңа җитәкче - авыл җирлеге башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы итеп Мөхәмәтшина Ландыш Газизҗан кызы билгеләнде. Район башлыгының урынбасары Фәрит Зәһретдинов Ландыш ханымга хәер фатихасын биреп, җаваплы хезмәттә уңышлар теләде. 📧 Кыскача белешмә: Ландыш Мөхәмәтшина Такталачык авылы кызы. Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында хисапчы, икътисадчы булып эшләгән кеше. Белеме югары: икътисад, бухгалтерлык исәбе анализ һәм аудит юнәлеше буенча Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Кияүдә. Тормыш иптәше Диларис белән ул һәм кыз тәрбиялиләр. 🤝 Җирлек башлыгы булып эшләү, көнне төнгә ялгап тавык чүпләп бетерә алмаслык авыл проблемаларын хәл итү хатын-кыз өчен авыр тоелса да, гамәлдә, нәфис затларыбыз идарә иткән җирлекләрдә аеруча тәртип хөкем сөрә. Без дә Ландыш Газизҗан кызына уңышлар телибез!
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 514
- ER
- 2,0%
- Реакции
- 31