Пост канала
- фото
9 октябрь көнне, Аккүз авыл жирлеге мәдәният хезмәткәрләре, Аккуз авылының өлкәннәр житәкчесе Алсу апа,Чишмэ,Меңнэр авылы инвалидлар оешмасы житәкчесе Кадрия апа, Аккүз авылы үзешчәннәре арасында сәнгатьтә иң актив Вәсилә апабыз белән берлектә, Пучы картлар йортына гошер сәдәкасы илтеп, зур концерт куеп кайттык. Гошер сәдәкасы – көзге уңыштан җыеп алынганның уннан бер өлешен (әгәр су сибеп үстерсәгез – егермедән берен) мохтаҗларга, ятимнәргә бирү фарызы. Ул мул уңыш өчен Аллаһыга рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдәка. Аккуз авыл жирлеге халкы изге ният белән, үзләре үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән өлеш чыгарып, Пучы картлар йортына тапшырды. Бу изге эштэ катнашкан һәр кешегэ өлкәннәребез һәм үзебезнең исемнән бик зур рәхмәт әйтәбез. Бу изге гамәл киләчәктә дә дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан куелган концерт бик эчтәлекле һәм бик матур булды! Иң күңеллесе, өлкәннәребез баянга кушылып жырладылар ,биеделэр, күңелләре булып калды. Шушы мөмкинлектән файдаланып, баянчыбыз Фәйзелгаян абыйга зур рәхмәт әйтәсе килә. Изге эштә катнашып, Пучы интернаты тәрбиясендәге өлкәннәребезнең көнен бик матур бәйрәмгә әйләндергәннәре өчен, моңсу йөзләренә бераз булса да шатлык өстәгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Алдагы елларда да шушы изге гамәл безне берләштерсен иде 🤲
Открыть в MAX- Просмотры
- 899
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 3