Перейти к содержимому

Пост канала

АКТАНЫШ ХӘБӘР
  1. фото

    Казан шәһәре Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов барлык мөхтәрәм райондашларыбызны Халыкара өлкәннәр көне белән котлый.   Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, кадерле райондашларым! Казан шәһәре якташлар җәмгыяте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сез — безнең горурлыгыбыз, тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклек чишмәсе. Сезнең хезмәт юлыгыз, сабырлыгыгыз һәм тормышка булган мәхәббәтегез — безнең өчен һәрвакыт үрнәк.  Бу матур бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете телим. Йортларыгыз һәрвакыт шатлык белән тулсын, балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә язсын. Һәрвакыт шулай яшь күңелле, дәртле һәм бәхетле булып калыгыз! Бәйрәм белән! Ихтирам белән, Казан шәһәре якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов

    Открыть в MAX
    Просмотры
    770
    ER
    0,8%
    Реакции
    6