Пост канала
- фото
Бүген, район башлыгы Ленар Зарипов катнашында чираттагы халык жыены Кәзкәй жирлегендә узды. Жирлек башлыгы Расих Шәйхуллин соңгы елларда башкарылганнарга хисап тотты. Халыктан кергән сорау-мөрәжәгатьләр тыңланды. Авыл халкын су, юл мәсьәләләре борчый. Һәр сорау теркәлеп барылды. Чара барышында Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасында лаеклы урын алган мәдәният йорты житәкчесе Илшат Әхмәтнәбиевка махсус сертификат тапшырылды.
Открыть в MAX- Просмотры
- 894
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 6