Перейти к содержимому

Пост канала

АКТАНЫШ ХӘБӘР
  1. фото

    Кичә, 1 нче санлы Актаныш утра мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен «Светофорның күңелле утлары» исемле бик күңелле чара узды. 🚦 Актаныш китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бу чараның төп максаты – балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен истә тотуларын, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына игътибарлы булуларын ныгыту иде. Балалар бик теләп, көч сынаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Аларның һәрберсе бу чарада актив катнашып, күп кенә яңалык белде, шулай ук үзендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшырак үзләштерүгә омтылыш тойды. Бу сәгать, гади генә түгел, ә бик файдалы да булды. ☀️ «Светофорның күңелле утлары» дип исемләнгән бу чара, лагерьда ял итүче һәр балага юл хәрәкәте куркынычсызлыгын истә тотуның мөһимлеген аңлатыр дип ышанасы килә.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    901
    ER
    0,8%
    Реакции
    7